Газетага язылу

Татарстанда 13 яшьлек малай ашлык төягеч астында калып зыян күргән

Бүген, 17 августта, Балтач районы Смаил авылында “Смаил” авыл хуҗалыгы предприятиесе ындырында 13 яшьлек малай, ашлык төягеч угына менеп, ике кулы белән шуңа ябышкан.

Шулчак авыр конструкция бала өстенә җимерелеп төшкән. Үсмергә зыян килгән. Ул хастаханәгә озатылган, дип яза KazanFirst”.

Балтач районы прокуратурасы берьюлы берничә юнәлеш буенча тикшерү үткәрергә җыена. Тикшерүчеләр, беренчедән, предприятиедә хезмәтне саклау һәм иминлек таләпләре үтәлү-үтәлмәвен, икенчедән, үсмернең ни сәбәпле ындыр табагына килеп эләгүен ачыклаячак. Малайга авыл хуҗалыгы предприятиесендә йөрүенә ирек куйган әти-әнисенә дә җавап бирергә туры киләчәк. Прокуратура тикшерү йомгаклары буенча тиешле чара күрәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре