Газетага язылу

Татарстанда 15 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда 15 яшьлек Вероника Алексеевна Фаляхованы (2010 елда туган) эзлиләр. Үсмер 18 декабрьдә югалган.

Билгеләре: буе 176 см, ябык гәүдәле, чәче – көл төсендәрәк, зәңгәр күзле. Ак мехлы кара дубленка, башлыклы соргылт толстовка, соргылт джинсы һәм ак кроссовка кигән булган.

Вероника турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан яки аны 18 декабрьдән соң күрүчеләрдән бу хакта кичекмәстән хәбәр итүләре сорала.

Кайнар линиягә (бушлай): 8 (800) 700-54-52 яки 112 номерына шалтыратырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре