Татарстанда 15 яшьлек питбайкер атка бәрелеп һәлак булган – коточкыч кадрлар

Татарстан прокуратурасы 15 яшьлек үсмер һәлак булган урыннан видео урнаштырган. Кичә ул питбайкта атка бәрелеп үлгән, дип яза “KazanFirst”.

Кадрлардан күренгәнчә, юл кырыенда җәймә белән капланган бала мәете ята. Янәшәсендә – яньчелгән мотоцикл.

Фаҗига пәнҗешәмбе – 9 августта Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, питбайкка утырган 15 яшьлек үсмер атка бәрелеп үлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре