Татарстанда 16 яшьлек үсмер кыз өстенә кар баскан түбә ишелеп төшкән

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Татарстанда кар баскан түбәнең ишелеп төшүенә бәйле хәлне тикшерүнең барышы турында җиткерәчәкләр. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: бәхетсезлек очрагы чәршәмбе – 13 мартта Чүпрәле районындагы авылда булган. Кар һәм боз авырлыгыннан өй болдырының түбәсе җимерелгән. 16 яшьлек үсмер кыз, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган.

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенә җинаять эшен тикшерү нәтиҗәләре турында җиткерергә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре