Газетага язылу

Татарстанда 1728 баланы социаль ятимлектән коткарганнар

Әлеге нәтиҗәгә «Аеклык ноктасы» («Точка трезвости») проекты ярдәмендә ирешкәннәр.

Ул авыр тормыш хәленә эләккән, балигъ булмаган балалары булган, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү куркынычы янаган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Проектның башлангыч чорында анда нибары 45 хатын-кыз катнашкан булса, хәзер аларның саны 200 гә җиткән.

Катнашучыларның 86проценты проектны уңай нәтиҗә белән тәмамлый. «Аеклык ноктасы» алкоголизмнан интегүче әти-әниләрне дәвалаучы медицина программасы гына түгел, гаиләне саклап калу һәм балаларыбызның хокукларын яклау чарасы. Ятим статусына ия булган балаларыбызның 90 процентка якыны социаль ятимнәр, ягъни ата-аналары эчүдән интегүче балалар», – дип искәртте Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова.

Гаиләләрне берләштерү өчен проектка төрле юнәлештәге белгечләр кушылган. Катнашучылар психологик ярдәм күрсәтәләр, эш табарга булышалар, хәтта балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне торгызу юлларын өйрәтәләр. Хәзерге вакытта проектта катнашу өчен 2026 елга сайлау бара.

Катнашучылар исемлеге тупланганнан соң, һәр кандидатура буенча район үзәк хастаханәләреннән нарколог фикере алына. Һәр гаилә өчен тернәкләндерүнең һәр этабы буенча аерым план төзелә. Республика клиник наркодиспансерында интенсив дәвалау-тернәкләндерү чаралары уздырыла. Проектка эләгү өчен район администрациясенә, мәгариф оешмасына, Татарстанда бала хокуклары комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сайлап алу узганнан соң гына эшчәнлек башлана. Проектта катнашучылар өч ел дәвамында күзәтү астында булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре