Татарстанда 19 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем фаразланмый.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез  +14 ...+19 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре