Газетага язылу

Татарстанда 2 421 486 кеше гриппка каршы прививка ясатачак

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

- Бу республиканың халкының 60 проценты дигән сүз. Грипп белән авыручылар саны кискен артуны кисәтүче чик бу, - диде Авдонина.

Хәзерге вакытта Татарстанга 642 690 доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» вакцинасы кайтарылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре