Татарстанда 20 яшьлек “күрәзәче” туташка хөкем карары чыгарганнар

“Сихере” барып чыкмагач, клиенты полициягә мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда суд Әгерҗе районы Кичке Таң авылында яшәүче 20 яшьлек туташны мошенниклыкта гаепле дип таныган. Аны, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калып, 9 айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.  Бу хакта “КП-Казань” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
“Хөкем карары үз көченә кермәгән әле”. – дип билгеләп үтелгән күзәтчелек ведомствосында.
Судта дәлилләнгәнчә, Кичке Таң авылында яшәүче туташ быел май аенда мобиль телефоны аша интернетта күрәзәчелек белән шөгыльләнүе турында белдерү урнаштырган. Берникадәр вакыттан соң мессенджер аша аңа Калугадан бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. “Күрәзәчедән” ул хатынын гаиләсенә кире кайтарырга ярдәм итүен сораган. Моның өчен 28 мең сум түләгән. “Сихер” барып чыкмагач, полициягә гариза язган. 
Татарстан “күрәзәчесе”, җинаять эше кузгатылгач, гаебен таныган һәм клиентына акчасын кире кайтарган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре