Татарстанда 21 яшьлек кыз йөк машинасына бәрелеп һәлак булган

6 октябрь, төнге 10нар тирәсендә, Минзәлә районында М7 трассасының 1075 нче чакрымында 21 яшьлек кыз юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу хакта "Челнинские известия" яза.

"ВАЗ" машинасы белән идарә итүче кыз каршы як полосага чыгып алдагы машинаны узмакчы була, ләкин өлгерми -  DAF йөк машинасына бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән, кыз шунда ук вафат була, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре