Татарстанда явым-төшемсез, уртача дәрәҗәдә суык һава урнашты. Синоптиклар мәгълүматына караганда, ял көннәрендә республиканың көнбатыш районнарында аз гына кар көтелә. Шимбә, якшәмбе – 21, 22 гыйнварда – һава температурасы көндез –5...–10, төнге сәгатьләрдә –9...–15 градус, урыны белән –19 градуска кадәр төшәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында (23–24 гыйнвар) һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –6...–11, төнлә –14...–19 градус чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез