Республикада язгы ташу көтелгәннән көчлерәк килгән очракта, 218 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтте.
"Язгы ташу көтелгәннән көчлерәк булган очракта, 13 меңгә якын кеше табигать казасынннан зыян күрергә мөмкин. Сигез авыл тулысынча юлдан өзелергә, 55 юл кишәрлеге су астында калырга ихтимал. Буа районында ике аз сулы күперне су басты инде", - диде ул.
Вице-премьер республика күләмендә язгы ташуга бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга кушты. "Яз ел саен кабатланса да, ел саен беренче тапкыр килгән кебек", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез