Газетага язылу

Татарстанда +24 градус җылы булачак

Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава,  явым-төшемнәр көтелми.
Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 4-9 м/с тизлектән 12 м/с тизлеккә кадәр көчәячәк. Көндез  +19, +24 градус җылы булачак. 
Кичә Казанда температура рекоды куелды, башкалада +22,3 градуска җылы булды. Бу 130 ел элеккеге температура рекордыннан югарырак иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре