Татарстанда 24 яшьлек егет суга батып үлгән

Кичә Чистай районында 24 яшьлек егет суга батып үлгән. Аның мәетен 3 метр тирәнлектә тапканнар.

Егетнең суга батуы турында хәбәр коткаручыларга 19:30да килеп ирешә. Коткаручылар кичке унберенче яртыда аның гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта тапканнар. Егет һава һәм су температурасы түбәнәю аркасында  көзән җыерудан үлгән дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

суга бату

Көн хәбәре