Түбән Камада 24 яшьлек туташ, мошенниклар сүзенә ышанып, 1,5 миллион сумнан артыграк күләмендәге кредит акчасын югалткан.
Болай булган. Аңа кемдер шалтыратып, үзен почта бүлеге хезмәткәре сыйфатында таныштырган һәм посылка килүен әйткән. Туташтан смс-хәбәр белән килгән кодны сораган. Берникадәр вакыттан соң аңа кабат шалтыратканнар. Шалтыраучы ир үзен ФСБ хезмәткәре буларак таныштырган. Туташка ул банктагы шәхси кабинетына мошенникларның керүен һәм андагы бөтен акчасын Украина кораллы көчләренә ярдәм итүгә күчерергә маташуын хәбәр иткән.
Туташ, аферистлар йогынтысында калып, берничә кредит алган да шуларны һәм үзенең бөтен саклык акчасын – барлыгы 1 534 000 сумны мошенниклар әйткән счетларга күчергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез