Республикада тагын 242 студент үзләренең эшен үстерүгә берәр миллион сум алачак. Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, “Университетның технологик эшмәкәрлек платформасы” федераль проектының өченче бәйгесе буенча Россия күләмендә 1,2 мең студентка грант бирелә. “Республикабыз студентлары – иң яхшы проектлар саны буенча лидер төбәкләр өчлегендә”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Министр сүзләренә караганда, проектларның күпчелеге (481 грант) цифрлы технологияләргә бәйле. Тагын 175 студент яңа приборлар һәм производствода “акыллы” технологияләр өлкәсендә үзләренең эшен үстерәчәк.
Узган елда Татарстанның 129 студенты ИТ-проектлары ярдәмендә миллионерга әйләнгән. Аларның барысы да университеттагы технологик эшмәкәрлек кысасында 1әр миллион сум күләмендә грант откан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез