Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге карары хокукый актлар порталында басылып чыкты.
Бу вакыт аралыгында сәнгать объектларыннан 500 метрдан да якынрак булган арада, торак йортлардан һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан 30 метрдан да якынрак арада өченче класслы куркыныч пиротехника чараларын куллану тыела.
Өченче класслы пиротехника – көчле яктылык һәм тавыш чыгара торган ачык мәйданнарда куллану өчен билгеләнгән. Аларга Яңа ел бәйрәмнәрендә еш кулланыла торган фейерверклар, ракеталар һәм көчле петардалар керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез