Әлки районында 25 яшьлек хатын-кыз эре мөгезле терлек сатып алам дип,интернет-мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз бушлай белдерүләр сайтында эре мөгезле терлек сату турындагы белдерүгә юлыккан. Килешү турында сөйләшеп, ул сатучыга 360 мең сум күчергән. Акча алганнан соң ир-ат элемтәгә чыгудан туктаган, ә сыер булачак хуҗасына китерелмәгән. Полиция җинаятьчеләрнең номерлары Мәскәүдә теркәлгәнлеген ачыклаган. Мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез