Татарстанда 3 меңнән артыграк кысла тоткан браконьерларның эзенә төшкәннәр

Полиция хезмәткәрләре Идел елгасына рейд ясаганда, бер көймәне туктатып, андагы ике ир-атның бик күп кысла тотканлыгын күреп алган.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләп үткәнчә, көймәдә кысла тоту өчен 73 махсус ятьмә һәм 2730 тере кысла табылган. Шул рәвешле табигатькә 630 меңнән артыграк зыян салынган.

Полиция хезмәткәрләре шул ир-атларның берсенең өендә тентү үткәргән. Анда исә алар кысла үрчетү буенча законсыз эшләүче тулы бер фермага тап булган. Тагын 650 кысланы табып, иреккә җибәргәннәр.

Законсыз төстә кысла тотучыларга карата җинаять эше кузгатылган. Ир-атларны әлегә, беркая чыгып китмәү шарты белән, өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре