Алексеевск районында йөкләр ташу өчен яңа елга порты төзәләчәк. Әлеге проектны “Автострада” компаниясе гамәлгә ашыра, дип яза “Татар-информ”.
Район хакимияте башлыгы Сергей Демидов әйтүенчә, проект төзелеш материаллары ташу зарурилыгына бәйле рәвештә пәйда булган.
Төзелеш 194 гектар мәйданда алып барылачак. Портның йөк әйләнеше буенча егәрлеге 2030 елга 5 миллион тонна тәшкил итәчәк. 3 миллиард сумнан артыграк күләмдә инвестицияләр җәлеп итү күздә тотыла.
“Бик зур проект бу. Проект-смета документлары эшләнелә. 2030 елга ул тулы куәтенә эшли башлаячак”, – ди Инвестицион үсеш агентлыгы Рәисе Талия Миңнуллина.
Проектны тормышка ашыруның Татарстанда транспорт инфраструктурасын үстерүгә, гомумән, Идел буе округы төбәге территорияләрен үстерүгә этәргеч бирүе, экспорт һәм импорт күләмен арттыруы күздә тотыла.
Район хакимияте башлыгы Сергей Демидов сүзләренә караганда, корылма өчен җир кишәрлеге сайлап алынган, республика, шулай ук Россия территориясен планлаштыру схемаларына кирәкле барлык үзгәрешләр кертелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез