Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек, боз көтелә

4 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез урыны белән хәтта боз яварга мөмкин.

Төнлә – кыска вакытлы яшенле яңгырлар. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяк көнбатыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көндез яшен вакытында секундына 15-18, урыны белән 22 метга кадәр тизлектә җил. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +26...+31 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә дә бик җылы: +15...+20 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре