Татарстанда 31 яшьлек табибны рәхимсез төстә кыйнаучыларга җинаять эше ачканнар

Тикшерүчеләр Балтач районында бер табибны рәхимсез төстә кыйнаучыларга карата хулиганлык буенча җинаять эше кузгаткан. “Татар-информ”, Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәренә таянып, шул хакта яза.

Бу хәл 11 майда булган. Табиб үз машинасында барганда, юл кырыена әйләнеп капланган автомобильне күреп алган. Авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итмәкче булып, машинасыннан төшкән. Әмма аны кыйный башлаганнар. Бу хакта табибның бертуганы социаль челтәрләргә язган. Аның әйтүенчә, туганын дүрт егет кыйнаган. Ул гына да түгел, чигәсенә пистолет терәп, атып үтерү белән янаганнар. Зыян күргән докторның машинасындагы видеорегистратор кыйнау мизгелләрен төшереп алган.

Яшь табиб хастаханәгә үзе барып ауган. Дәваланганнан соң судмедэкспертиза уздырылачак. Аның нәтиҗәләре буенча нинди статья нигезендә җинаять эше кузгатылачагы хәл ителәчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җиткереләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре