Татарстанда 32 градуска кадәр суыта

Республикада якындагы тәүлекләрдә суыту көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге кисәтә.

Синоптиклар фаразына караганда, 24 декабрьдә иртән һәм төнлә республика территориясендә, шулай ук Казандаурыны белән 25-32 градус салкын булачак. (Казанда уйсу урыннарда – 30 градуска кадәр). Көндез -13дән -18 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Иртәгә республикада аязучан болытлы һава.  Көньяк-көнбатыштан талгын гына җил исәчәк. Юлларда – бозлавык.

Шимбә – 25 декабрьдә республикада һава торышы кискен үзгәрә: кар-бураннар башлана, җылыта. Синоптиклар әйтүенчә, төнлә явым-төшем булмаячак, -16... -21градус, көнчыгыш районнарда – 24 градуска кадәр салкын. Көндез, көнбатыштагы районнардан башлап, кар-буран, секундына 18-23 метр тизлектә җил көтелә. Һава температурасы -5... -10, көнчыгыш районнарда -13 градус.

26 декабрьдә иртән һәм төнлә кар-буран, секундына 19-24 метр тизлектә көчле җил, юлларда кар көртләре булачак. Көндез урыны белән кар явачак. Төнлә -8... -13 градус, иртән -4... -9 градус булса, кичкә -9... -14 градуска кадәр суыта.

Киләсе атна башы – 27 һәм 28 декабрьдә һава температурасы көндез -10... -15, төнлә -5... -20 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы салкын

Көн хәбәре