Татарстанда 32 көмәнле студент хатын-кыз түләү сорап мөрәҗәгать иткән

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча учетка баскан хатын-кызлар өчен социаль ярдәмнең яңа республика чарасы билгеләнде. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, түләү сорап республикада яшәүче 32 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Түләүне мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясе гражданкасы һәм Татарстанда даими теркәлгән булса, шулай ук республика территориясендәге мәгариф учреждениесендә көндезге формада укыса гына алырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Тиешле гаризаны яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенә йөклелекнең 12 атнасыннан башлап, әмма бала табу датасыннан да соңга калмыйча бирергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре