Татарстанда 34 укытучыга 200әр мең сум тапшырылды

Татарстанда 34 укытучы педагогик эшчәнлегендәге казанышлары өчен премиягә дәгъва кылу буенча бәйгедә җиңгән. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә караганда, аларның һәркайсына 200әр мең сум бирелгән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Сарман, Тәтеш һәм Чирмешән районнары мәктәпләренең мөгаллимнәре җиңү яулаган.

Еллык бәйгедә кимендә 3 ел мәктәптә эшләүче, атнасына ким дигәндә 18 сәгать дәрес алып баручы укытучылар катнаша ала. Быел башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар белән эшләүче педагоглар премия алган. Аларны методик эшләнмәләренә ия булу-булмавы, укучыларының нәтиҗәләре, төрле категориядәге укучылар (әйтик, инвалид балалар) белән эшләү-эшләмәве буенча бәяләгәннәр.
Быел Россиянең барлыгы 89 төбәгеннән 1,2 меңнән артыграк укытучы бәйге җиңүчесе булып танылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре