Бу елның 1 августына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 349 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
“2024 елның 1 августына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 349 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Ел азагына кадәр аларның саны 359 мең тәшкил итәчәк дип фаразлана”, – диде ул.
Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, 1 августка исәпләнгән салым күләме 7,7 миллиард сум тәшкил итә. “Республикадагы үзмәшгульләрнең 57,3 проценты икътисадый актив. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч 61,8 процент тәшкил итә”, – диде ул.
Татарстанда ел башыннан бирле электрон сәүдә 10 процентка үскән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез