Татарстанда 35 яшьлек судья хатынның үле гәүдәсен тапканнар

Кама Тамагы районындагы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы Диләрә Сафина вафат. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары күрсәтелми.

Диләрә Хафиз кызы 1990 елның 3 декабрендә туган. Ул җәмәгать судьясы вазифасына узган елның 15 февралендә билгеләнгән иде.

«Һөнәри эшчәнлеге кыска булуга карамастан, Диләрә Хафиз кызы үзен югары дәрәҗәдәге җаваплылык, гаделлек һәм профессиональлеккә ия булган югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтеп өлгерде. Аның эше хокук нормаларын катгый үтәве, законнар өлкәсендә тирән белемнәре һәм аңа йөкләнгән суд вәкаләтләрен кимчелексез үтәве белән аерылып торды», – диелгән некрологта.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kama-tamagynda-amagat-sudyasy-dilara-safina-vafat-buldy-5904074

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре