195 мең сумлык зыян килгән.
Чаллы полициясе видеокамера язмалары ярдәмендә яңа шәһәрдә урнашкан мәктәп бинасыннан система блогын урлауда шикләнелүчене тоткарлаган. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
37 яшьлек ир-атның бүген иртәнге 5тә “ау”га чыкканлыгы билгеләнгән. Ул, тәрәзә рамын ватып, сыйныф бүлмәсенә кергән һәм компьютерны урлап, өенә алып кайткан. Дөрес, файдаланырга өлгермичә калган.
Мәктәп администрациясе 195 мең сумлык зыян китерелүен билгеләгән.
Урланган компьютер уку йортына кире кайтарылган. Угрының компьютерлар ремонтлау белән шөгыльләнүе, урланган техниканы запас частьләргә таркатып сатарга ниятләве ачыкланган.
“Урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез