Тикшерү органнары Чистай шәһәренең Ленин урамында 4 яшьлек кызның люкка егылып җәрәхәтләнүе сәбәпле “Гамьсезлек” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бала баш мие җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Табиблар аңа кирәкле барлык медицина ярдәмен күрсәткән.
 Башлангыч тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу хәл люк капкачының сыйфатсыз булуы аркасында килеп чыккан. Бала урамда уйнап йөргәндә люк капкачына баскан. Капкач, хәтта нәни кызның авырлыгына да чыдамыйча, ярылып киткән.
 Тикшерүчеләр килеп туган хәлне җентекләп тикшерергә һәм Чистайда коммуналь челтәрләреннән имин файдалануга җаваплы кешеләрнең гамәлләрен хокукый яктан бәяләргә ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез