Казанда дүртенче сыйныф укучысы, янәсе, мәктәптә атыш башлануы турында белдереп, ашыгыч хезмәтләрне чакырган. “KazanFirst” мәгълүматлары буенча, бала эч авырту сылтавы белән дәрестән киткән, ә өенә кайткач, эшсезлектән аптырап, коткару хезмәтләренә шалтыратырга булган. Ул, имештер, мәктәпкә һөҗүм ителүе, беренче катта атыш башлануы сәбәпле барысының да подвалга качуы, кемнәрнеңдер инде зыян да күрүе турында хәбәр иткән.
Тикторганнан “кызык” ясап йөрүченең кем икәнлеген тиз генә ачыклаганнар. Әти-әнисенә административ беркетмә төзегәннәр.
Теракт турында ялган хәбәр тараткан укучының әйбәт кенә гаиләдә тәрбияләнүе мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез