Республикада 40 меңгә якын дару әйләнештән алынган. Росздравнадзорның территориаль органы дарулар әйләнешенә дәүләт контрольлеге бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сәйфуллина әйтүенчә, федераль хезмәт хаты буенча дарулар сыйфатына мониторинг ясалган. Шуның нәтиҗәсендә ачыкланган сыйфатсыз дарулар күпләп сатудан алынып, ваклап сату челтәренә китерелмичә калган.
Быел территориаль орган ваклап сатуда барлыгы 495 дару үрнәген тикшергән. Сыйфатсыз дарулар ачыкланмаган.
Язын Казанда полиция хезмәткәрләре шәһәр офисында дару препаратларының лицензиясез сату очрагын билгеләгән. Ике кеше “Сату тыелган яки чикләнгән товарларны законсыз сату” статьясында күздә тотылган хокук бозу билгеләре буенча шикләнелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез