Бүген Казанның Әпсәләмов урамындагы күпкатлы йортта 41 яшьлек ир-ат 9 нчы – техник каттагы 50х20 см үлчәмендәге вентиляция шахтасына егылып төшкән.
“Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, ир-ат шундук һәлак булган.
Коткаручылар ир-атның мәетен беренче кат биеклегендә тапкан. Алар, кием-салым кибете бүлмәсе милекчесе ризалыгы белән, бетон стенаны җимереп, тимер арматураны алган һәм һәлак булган ир-атның мәетен тартып чыгарган. Аның үлеме сәбәбен экспертлар билгеләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез