Ир-ат тоткарланган, фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
“KazanFirst” басмасына Казанның Большие Клыки бистәсендә бер адәмнең үги кызын көчләвенә бәйле фаҗиганең нечкәлекләре мәгълүм булган.
Басма үз чыганакларына таянып язганча, җинаять кылганда 43 яшьлек ир-ат лаякыл исерек булган. Кызның әнисе өйдә юклыктан файдаланып, шакшы адымга барган. Бала урамга йөгереп чыгып, әнисенә шалтыраткан. Хатын-кыз шундук полиция чакырткан.
Көчләүче тоткарланган. Тикшерү алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез