Татарстанда 5 градус салкын һәм кар явуы көтелә

Татарстан халкын 28 апрельдә явым-төшемле болытлы һава торышы көтә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һәм иртән республикада урыны белән җепшек кар явачак.
Фаразларга караганда, төньяк-көнбатыш җиле секундына 7-12 метрга кадәр көчәячәк, ә урыны белән аның тизлеге төнлә 14 метрга, иртән һәм көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 0 °-5 ° С ка кадәр төшәчәк, көнчыгышта нульдән бераз югарырак – 0 °дән +2 °С ка кадәр, көндез термометр баганалары +3 тән +8 ° С ка кадәр күтәреләчәк.
Автомобиль йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк: төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре