Татарстанда 5 градуска кадәр суыта

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, һава температурасы бераз төшәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.

Иртәнге сәгатьләрдә вак яңгыр, җепшек кар, урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык һәм томан көтелә. Көндезге сәгатьләрдә явым-төшем туктаячак.

Юлларда урыны белән көчле бозлавык. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 5-10 метр тизлектә җил. Һава температурасы республикада көндез -1...-5, Казанда – -2...-4 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре