Татарстанда 500дән артык яшүсмер коронавируска каршы вакцина ясаткан. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
– Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 502 балага вакцина ясалган, – диде ул.
Искәртеп үттәбез: республикага 12-17 яшьлекләр өчен «Спутник M» вакцинасы 2 880 дозада кайтартылган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез