Суд сугыш чукмарына карата җәза чарасы билгеләячәк.
Иртәнге сәгать 2ләр тирәсендә Чаллының алтынчы комплексында фаҗига була язган. Ике ир-ат нәрсәнедер бүлешә алмыйча тарткалаша башлаган. Ул да түгел, 53 яшьлеге, кесәсеннән пычак чыгарып, яшьрәгенең корсагына кадаган. Шуннан соң тегенең машинасы янына килеп, пыяласын ваткан, капотын яньчегән, көпчәкләрен кискәләгән, дип яза “Челнинские известия”.
Зыян күргән ир-ат “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган. Биредә операция ясаганнар: аның эчәкләренә зыян килгән.
 Пычак белән ташланганы полиция бүлегенә китерелгән. Аңа карата 2 статья: белә торып сәламәтлеккә һәм мөлкәткә зыян китерү статьялары буенча гаепләү белдерелгән. Зыян салынган автомобильнең арендага алынган булуы ачыкланган. Зыян күләменең 100 мең сум тәшкил итүе билгеләнгән.
 Җинаять эше материаллары шәһәр судына тапшырылган. Сугыш чукмарына, хөкем карары чыгарылганчы, шәһәрдән чыгып китмәү шарты куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез