Татарстанда 54 яшьлек хатын-кыз ике тапкыр мошенниклар тозагына эләккән

Түбән Камада яшәүче әлеге ханым шәһәр полициясенә тәүге тапкыр быел июль аенда мошенниклар корбанына әйләнүе турында мөрәҗәгать иткән. Ул чагында, инвестицияләр белән акча эшләмәкче булып, берничә кредит алуы һәм кемнәргәдер 1 800 000 сум күчерүе турында сөйләгән. Инде янә мошенниклар тозагына эләгүе сәбәпле, аңа тагын эчке эшләр органнары сукмагын таптарга туры килгән, лип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу юлы аңа ниндидер ир-ат шалтыратып, үзен Евгений Александрович буларак таныштырган. Янәсе, бурычының бәлага юлыккан клиентларга ярдәм итүдән гыйбарәт булуы турында сөйләгән. Евгений хатын-кызга 4 банкта 1 800 000 сумлык кредит бурычын түләве турында белүен һәм, акчаның мошенникларга күчерелүе сәбәпле, аңа ярдәм итәргә әзер булуын әйткән. Шундук, мобиль кушымтада теркәлсен өчен, сылтама да җибәргән. Шуннан соң зыян күрүчегә башка ир – Александр исемле “акчаларны кире кайтару буенча белгеч” шалтыраткан. Аның кушуы буенча, хатын-кыз тагын 600 000 сумга банкның кредит картасын рәсмиләштереп, бу юлы да акчасын аферистларга күчергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре