Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте яза. Хатын-кыз узган елның көзендә интернет аша Барселонадан 43 яшьлек “инвестор” белән танышкан. Ул криптовалютага акча салуның зур керем китерәчәгенә ышандырган. “Брокер” сүзен тыңлап, хатын-кыз онлайн-платформада теркәлгән һәм беренчел взнос – 23 мең сум керткән. Шуннан, аферистның кушуы буенча, дүрт ай буе ниндидер счетларга акча күчереп килгән.
Гомуми зыян күләме 1,6 миллион сум (шул исәптән 685 мең сумлык кредит) тәшкил иткән. Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз акчасын кире кайтармакчы булган. Ләкин шунда гына алдануын аңлаган. Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез