Татарстанда 6 градус җылы һәм яңгыр көтелә

Бүген Татарстанда салкынча, дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Юлларда урыны  белән бозлавык, көндез яңгыр көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, секундына14 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанда салкын төннән соң (-1... -6 градус) җылытып җибәрә: һава температурасы +1...+6 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре