Татарстанда 6 яшьлек малай югалган

Түбән Камада 6 яшьлек бала югалган. Ул 3 июньдә көндезге сәгать өчтә Бызов урамындагы 15нче йорттан чыккан да юк булган.

Кичке сәгать җидедә баланы эзләргә теләүчеләрне җыю игълан ителгән. Малай әфлисун төсендәге футболкадан, яшел чалбар, шундый ук төстәге кроссовкадан булган, үзе белән самокатын алган.

Малайны шәһәр эчендә һәм паркларда эзлиләр. Эзләүне оештыручы Виталийның телефон номеры 8 (987) 221-54-23.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре