Татарстанда 6 кешегә талпан кадалган

Зыян күрүчеләр шундук табибларга мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда талпаннар уянган. Соңгы мәгълүматлар буенча, бөҗәкләрдән 6 кеше зыян күргән инде. Роспотребнадзор хәбәренә караганда, Казанда, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Зәй районында шундый очраклар теркәлгән. Бөҗәк зыян күрүчеләрнең һәммәсенә урманда яки бакчада кадалган. Белгечләр саклык чараларын күрергә һәм биек үлән арасыннан йөрмәскә, бөҗәкләрне куркыту өчен репеллентлар кулланырга, табигать кочагында булып кайтканнан соң кием-салымны кагарга, кесә кебек урыннарын әйбәтләп тикшерергә киңәш итә.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, салкын тидерүләр сезоны төгәлләнгәч үк диярлек талпан кадалуының тәүге очраклары теркәлгән. Иң элек Казанда яшәүче 2 кеше зыян күргән. Бөҗәкне алар Лаеш һәм Питрәч районнарыннан “ияртеп” кайткан. Яшел Үзәндә – 2, Кама Тамагы һәм Зәй районында – берәр кешегә талпан кадалган.
Медиклар мондый очракта талпанны тәннән мөстәкыйль тартып алмаска, бәлки шундук табибка күренергә киңәш итә. Шулай ук таплан кадалганнан соң беренче ике атнада сәламәтлеккә игътибарлы булу мөһим. Талпан кадалу боррелиоз һәм энцефалит кебек хәтәр авыруларга китерергә мөмкин чөнки.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре