ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү максатыннан ветераннарга өстәмә матди ярдәм күрсәтелде, азык-төлек җыелмалары тапшырылды, сугышта катнашучыларга алар яшәгән торак пунктларның мактаулы кешеләре исеме бирелде.
Бу хакта бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте, дип яза Татар-информ
«Урыннардагы башлыклар ветераннарның социаль көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә актив кушылды. Җиңүнең нинди бәя белән яулануын истә тотарга, сугыштан кайткан фронтовикларның хезмәте белән гаделлек, мөмкинлекләр тигезлеге һәм һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру принципларында илебез үсешенә нигез салынуын истә тотарга кирәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез