Татарстан прокуратурасы Корноухово авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга карата гаепләү бәяләмәсен раслаган. Ул үзенең абыйсын буып үтерүдә гаепләнә. Бу хакта “Татар-информ” күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, әлеге хатын-кыз 8 мартта Кайбыч районы Корноухово авылында, үзара тавыш чыгып, абыйсын буып үтергән. Ир-ат I группа инвалид булуы сәбәпле, туганына каршы тора алмаган.
Хатын-кыз җинаять кылуда гаебен танымаган. Җинаять эше Татарстан Югары судында каралачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез