«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 63 яшьлек ир-ат Татар Борнае авылындагы буага батып үлгән.
Пенсионер коенганда су астына киткән һәм башка калкып чыкмаган. Мәрхүмнең гәүдәсен җирле халык ярдан 10 метр ераклыкта 1 метр тирәнлектә тапкан. Су коену урыны җиһазландырылмаган булган.
"Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе искә төшерә: су гамьсезлекне кичерми. Коену сезоны тәмамланды, һава һәм су температуралары бик тиз төшә. Мондый шартларда организм кискен суынуга дучар була, бу мускул спазмнарын китереп чыгарырга мөмкин, хәтта сәламәт һәм йөзә белүче кешедә дә кинәт аңын югалтырга яки йөрәге туктарга мөмкин", - дип кисәтә ведомство.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез