Татарстанда 8 меңнән артыграк медицина хезмәткәре гадәттәге эш урыннарына кайткан

Коронавирусның берникадәр сүлпәнәюенә бәйле бу. 2020 елда, пандемия башлангач, республикада 16,6 мең табиб һәм шәфкать туташы, «ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче 936 кеше чир йоктыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп ителгән. Узган елда вакытлыча госпитальләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләре саны 18,5 меңгә җиткән, ә йөртүчеләр, берникадәр кимеп, 887гә калган.

Хәзерге вакытта республикада COVID-19 инфекциясеннән барлыгы 10420 табиб дәвалый, «ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче 223 кеше мондый сырхауларга хезмәт күрсәтә.

Белүебезчә, апрель башында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ил төбәкләренә планлы медицина ярдәмен тулы күләмендә торгызырга кушты. Аның әйтүенчә, узган елда 50 миллионга якын кешегә диспансеризация үткәрелгән. Шуның якынча 2 миллионы ковидтан соң тирәнтен медицина тикшерүе узган.

Тик коронавирус барыбер «китәргә» бик җыенып тормый әле. Соңгы тәүлектә Татарстанда чир йоктыруның 245 яңа очрагы теркәлгән. 34 кеше хастаханәгә салынган. Соңгы мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 141862 кеше ковид кичергән. Җәмгысы 1946 сырхау вафат булган. Шуның 4е – соңгы тәүлектә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре