Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы республиканың 42 муниципалитетын үз эченә ала. Бүгенгә 37 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча төгәлләнгән. Подряд оешмалары тарафыннан 839 күп фатирлы йорт төзелеп беткән, шул исәптән 7 муниципалитеттагы 41 объект, болары узган ике атнада төзелеп беткән. Бүгенге көндә 40 йортта ремонт эшләре бара.
Капиталь ремонт программасын вакытында һәм тулысынча тәмамлау максатларында район башлыкларына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
"Без социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программалары тәмамлануга якынлашабыз. 34 программаның берсен генә –медицина стационарларын ремонтлау буенча республика программасын төгәллисе калды, - дип сөйләде Марат Айзатуллин. - Казанда бер объект эшләнеп бетмәгән. Аның буенча үтәлеш - 55%. Хисап атнасында ике объект төгәлләнгән - Кукмара һәм Әлмәт районнарында".
Аннары министр халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы буенча статистика күрсәтте.
Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыктан түләүләрне мониторинглау ел башында түләүләрнең аз җыелу тенденциясен күрсәтә, икенче яртыеллыкта җыем проценты арта.
Быелның октябрендә республика буенча торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыктан түләүләрне җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5%ка кимегән һәм 102,7% тәшкил итә.
Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 99,3% тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч алдагы елдагы шундый ук күрсәткечкә туры килә диярлек.
Уртача еллык дәрәҗә шулай ук 99,3% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченә туры килә.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 80,5%ка җиткән.
2025 елның 1 ноябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы якынча 163 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,5 млн сумга арту күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда бурыч суммасының 11,7 млн сумга кимүе теркәлә. Быелның 1 ноябренә бурычларның гомуми суммасы 8 млн 641 мең сум тәшкил иткән.
Коммуналь комплекс оешмасының бурычы 14 млн 240 мең сумга киметелгән. Хисап чорына электр энергиясе өчен бурыч 409 мең сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта срогы чыккан бурыч суммасының арту факты коммуналь хезмәт күрсәтүләрне башкаручылар тарафыннан күзәтелә. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре электр энергиясе өчен бурычларын 2 млн 536 мең сумга арттырган: 1 ноябрьгә аның күләме 8 млн 231 мең сум тәшкил итә.
Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» АҖгә бурычы 1 ноябрьгә 13 млн 737 мең сумга арткан һәм 109 млн 975 мең сум тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез