Газетага язылу

Татарстанда 84 яшьлек әби мошенниктан 1,5 миллион сум акчасын саклап калган

Казанда 84 яшьлек әби, телефон мошеннигы белән сөйләшкәндә уяулык күрсәтеп, акчасын урлатмыйча калган.


 Кичен әбинең өй телефонына кемдер шалтыратып, янәсе, кызының юлда авариягә эләгүен әйткән. Имештер, авыр хәлдән чыгу өчен 1,5 миллион сум таләп ителүен белдереп, акчаны кемгә һәм ничек тапшырырга икәнен соңрак хәбәр итәчәген әйткән.

Пенсионер әби бу сүзләрне ишетүгә сөйләшүне туктатып, кызына шалтыраткан. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлагач, җиңел сулап, полициягә мөрәҗәгать иткән. 
“Танкодром” полиция бүлегендә мошенниклык омтылышы очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре