Лениногорск районы Яңа Шөгер авылында азык-төлек кибетенә ут төрткәннәр. Полиция сәүдә ноктасы хуҗасы – 36 яшьлек хатын-кызның мөрәҗәгате буенча тиз генә тикшерү үткәргән. Бу хакта “Газета.ru” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә биредә яшәүче 84 яшьлек бабай тоткарланган. Ул, үз гаебен танып, нинди сәбәптән җинаятьчел адымга баруын аңлаткан. Баксаң, кибет хуҗасы белән җир мәсьәләсендә тарткалаш чыгып, аларга озак кына суд сукмакларын таптарга туры килгән икән.
 Тоткарланучы сүзләренә караганда, төнлә ул кибет тәрәзәсен ватып, эченә бензин сипкән һәм ут төрткән. Аның шундый гамәленнән 1 миллион сумлык зыян килгән.
 Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез