Татарстанда аэропортлар өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

Татарстанда Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Росавиация вәкиле хәбәр итте.

«Гражданнар һава суднолары очу куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 31 май (җомга) иртәсендә Татарстандагы ике – Казан (ICAO коды: UWKD) һәм Түбән Кама (UWKE) аэропортлары эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде», – диелә хәбәрдә.

Казан аэропорты Мәскәү вакыты белән 05:57 сәгатьтән, Түбән Кама аэропорты Мәскәү вакыты белән 06:24 сәгатьтән һава судноларын вакытлыча кабул итми һәм җибәрми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре