Татарстанда аерылышучылар саны 11,2 процентка кимегән

Быел гыйнвар – май чорында Татарстанда аерылышучылар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 11,2 процентка кимегән. Ә бу чорда никахлашучылар саны, «Росстат» мәгълүматлары буенча, 0,7 процентка арткан. Тәгаенләп әйтсәк, агымдагы елның 5 аенда республикада 6390 пар өйләнешкән, 5404е аерылышкан.

Сүз уңаеннан, Казан мэры Илсур Метшин биш айда башкалабызда никахны өзү очракларының 24 процентка кимүе, ә никахлашучыларның 1,2 процентка артуы турында белдергән иде.

Исегезгә төшерәбез: март аенда Президент Владимир Путин узган елда бала туу күрсәткече буенча антирекорд куелганлыгын – демографияне үстерүгә 14 триллион сум җибәреләчәген әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре